29 декабрь көнне Яшьләр мәйданчыгында «Күңелле әйлән-бәйлән» дигән интерактив чара узды. Чараны МББУ "Чирмешән исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Мемориаль үзәк хезмәткәрләре оештырды.
Чара яшүсмерләр аудиториясе мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнде һәм үз алдына коллективны берләштерү, саф һавада актив ял итүне популярлаштыру һәм Яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе тудыру максатларын куйды.