13 гыйнварда Яшьләр мәйданчыгы чын бәйрәм булды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, район халкы һәм кунаклары өчен мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар әзерләп, бәйрәм рухы тудырдылар. Үзешчәннәр тамашачыларга үзләренең иҗади номерларын бүләк иттеләр. Кичәнең кульминациясе булып чыршы тирәли традицион әйлән-бәйлән уйнау булды, ул барысын да берләштерде.