Чувашлар көнкүрешендә каба (прялка) алыштыргысыз ярдәмче була. Хәзер күз алдына китерүе кыен, элек бәйләү өчен җепне кибеттән сатып алып булмый иде. Җепләрне йоннан өй шартларында эрләгәннәр.
Музей-йортта чуаш шагыйре П.В. Афанасьев гаиләсенә караган каба саклана. Чарада катнашучылар эрләгечне күрделәр, бу гади җайланма белән таныштылар, һәр өлешнең ни өчен хезмәт иткәнен белделәр, орчыкны әйләндерделәр. Шулай ук балаларга чуаш халкының эрләү белән бәйле гореф-гадәтләре, йолалары, эрләү алымнары турында сөйләделәр. Мондый чаралар чуаш халкының мәдәни мирасын саклауда һәм популярлаштыруда мөһим роль уйный. Алар яшь буынга тарихка кагылырга, ата-бабаларның көнкүреш әйберләрен күрергә, аларның гореф-гадәтләре һәм һөнәрләре турында белергә мөмкинлек бирә. Чөнки нәкъ менә тарихны белү, үз халкының мәдәниятен хөрмәт итү үзеңнең кече ватаның өчен ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләрен формалаштыра.