15 гыйнвар көнне балалар сәнгать мәктәбе Әлмәт шәһәреннән килгән кунакларны каршы алды. Әлмәт музыка көллиятенең югары квалификация категорияле укытучылары баян, аккордеон, гитара, фортепиано һәм фольклор сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелде. Һәр баланың талантын ачарга «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәм итә.
Мастер-класс барышында музыка техникасын уңышлы үзләштерү серләре, музыка ишетү сәләтен үстерүнең нәтиҗәле методлары, шулай ук төрле чор һәм стильдәге музыкаль әсәрләрне интерпретацияләү үзенчәлекләре ачылды.