Якын көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә суытачак.
Алдагы тәүлектә, 22 гыйнварда, төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Төнлә һава температурасы -14..-19° кә кадәр төшәчәк, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -23° га кадәр; көндез максималь температура -10..-15° тәшкил итәчәк, төньякта һәм көнчыгышта -20°га кадәр.
Җомга һәм ял көннәрендә, 23-25 гыйнварда, явым-төшем көтелми. 23 гыйнварда төнлә термометр баганалары -21..-26° кадәр төшәчәк, ТР көнчыгышында һәм түбәнлектәге районнарда -32°, көндез -17 ..-22° булыр дип фаразлана, көнчыгышта -25°га кадәр. 24-25 гыйнварда төнге салкыннар -25..-30° кә кадәр көчәячәк, урыны белән -35° га кадәр, көндез -18..-24° тән югары булмаячак.
Дүшәмбе көнне, 26 гыйнварда, төнлә минималь температура -23..-28° булган коры салкын һава торышы сакланачак, урыны белән -32°, көндез -12°..-17°. 23-26 гыйнварда уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.