2026 елның 28 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары актив фронталь бүленешләр тәэсирендә формалашачак. Вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар явуы, күз күреме сизелерлек начараюы белән бураннар, секундына 15-18 м тизлектәге көчле җил, бозлавык булуы көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре. Исәпләүләр буенча, республика территориясендә бу чорда 30 мм дан 60 мм га кадәр һәм аннан да күбрәк явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык нормадан артып китәчәк.