Башкарма комитетның архив бүлеге кунаклар өчен ишекләрен ачты. Кышкы салкыннарга карамастан, бүген бирегә инвалидлар җәмгыятеннән кунаклар җыелган. Алар өчен махсус күргәзмә – борынгы фотодокументлар коллекциясе әзерләнгән иде. Өлкән буын фотосурәтләрдә якташларын таныдылар. Чирмешән авылының 1933 елгы фотосы аеруча соклану уятты.
Бүлек җитәкчесе Рамилә Мәүлетовна кунакларга 1940 елгы башкарма комитет сессияләренең кыйммәтле документларын – беркетмәләрен күрсәтте. Инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Шәфигулла кызы авыл хуҗалыгы исәбен алу исемлегендә каенанасы турындагы язманы дулкынланып карады.
1947 елның 5 августындагы «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр исемлеге чын ачыш булды. Кырыс сугыш елларын искә алып, катнашучылар Ватан өчен гомерләрен биргән туганнары турында күңелне нечкәртерлек тарихлар белән уртаклаштылар.