"Чуаш халкының мәдәнияте һәм көнкүреше"

2026 елның 31 гыйнвары, шимбә

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында халык язучысы П.В. Афанасьевның йорт-музеенда "Чуаш халкының мәдәнияте һәм көнкүреше" темасына чара узды.

Чувашлар көнкүрешендә каба алыштыргысыз ярдәмче була. Бу хатын-кыз хезмәте булганлыктан, каба хуҗа хатынны гомер буе озата барган. Хәзер күз алдына китерүе кыен, ләкин әле күптән түгел генә бәйләү өчен җепне кибеттән сатып алып булмый иде. Җепләрне йоннан өй шартларында ясаганнар, ә бу һөнәр эрләү дип аталган. Музей-йортта чуаш шагыйре П.В. Афанасьев гаиләсенә караган каба саклана. Чарада катнашучылар бу гади җайланманың состав өлешләре белән таныштылар, һәр өлешнең ни өчен хезмәт иткәнен белделәр, орчыкны әйләндерделәр,  эрләү процессын аңладылар. Шулай ук балаларга чуаш халкының эрләү белән бәйле гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр. Мондый чаралар чуаш халкының мәдәни мирасын саклауда һәм популярлаштыруда мөһим роль уйный. Алар яшь буынга тарихка кагылырга, ата-бабаларның көнкүреш әйберләрен күрергә, аларның гореф-гадәтләре һәм һөнәрләре турында белергә мөмкинлек бирә. Тарих белән мондый бәйләнеш-ул "Гаилә" милли проекты хуплаган җанлы кыйммәт. Чөнки нәкъ менә тарихны белү, үз халкының мәдәниятен хөрмәт итү үзеңнең кече ватаның өчен тәңгәллек, ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләрен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International