Киләчәктә тигезләү булмаячак

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан халыкның пенсиягә хокуклары яңача формалаша һәм пенсияләр яңача саналачак. 
Бүгенге көндә пенсия формуласы буенча хезмәткәрләрнең эш стажы пенсия күләменә йогынты ясамый. Әлегә пенсия күләме иминият кертемнәре күләменә бәйле. Ә яңача исәпләү барышында иминият кертемнәренең күләме генә түгел, хезмәт стажы да зур әһәмияткә ия булачак. Ә бу пенсия яшеннән соң да актив тормыш алып баручыларга зур стимул. Һәр ел хезмәт стажына пенсия коэффицинетлары өстәләчәк. Пенсия яшеннән узгач та эшләүчеләргә ел саен пенсия артачак.
Ә пенсия яше элеккечә кала: ир-атларга - 60, хатын-кызларга 55 яшь. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International