Биредә, нигездә, әти-әниләре бюджет өлкәсендә эшләүче балалар ял итә. Аз тәэмин ителгән, ятим һәм опекунлыкка алынган балаларның ялын оештыруга аерым игътибар бирелә. Лагерьдагы 3 смена профильле - спорт юнәлешендә булачак. Биредә Боз сарае, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе секцияләрендә шөгыльләнүче балалар ял итәчәк.