Чирмешән районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
1нче Чирмешән мәктәбен быел 16 укучы тәмамлады. Бүген, башка мәктәпләрдәге кебек үк, биредә дә бәйрәм узды, чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады.
Соңгы елларда мәктәпләрдә бу  чара бик эчтәлекле, истә калырлык уза. Ата – аналар һәм укучылар  11нче классларның флеш – мобын аеруча көтеп алалар. Быел да укучылар сынатмадылар, күмәк биюне  оста итеп башкардылар.
1нче мәктәп районда иң яхшыларның берсе. Биредә тирән белем алырга бөтен шартлар да бар. Агымдагы уку елында монда 316 укучы укыган, шуларның 160сы башлангыч мәктәптә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International