Беренче санлы Чирмешән мәктәбе укучылары да наркотикларга каршы булуларын белдергәннәр. 8 класс укучылары “Наркотиклар: аларга ничек каршы торырга?” исеме астында мәктәп укучылары каршында чыгыш ясаганнар. Шулай ук бу мәктәптә наркотикларсыз тормышны пропагандалау максатында район үзәк больницасы врачлары белән (Юлия Варкичева, Нәсимә Габдрахманова, Зилә Мингулова) очрашу да үткәрелгән. 7-11 класс укучылары наркотикларның зыяны турында күп нәрсә белгән, медицина хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын да җиткергәннәр.