27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Хәзер - интернет эпохасы, электрон язмалар күбәю сәбәпле, басма әдәбият икенче планга күчә. Шуңа да кешеләрнең китапханәләргә булган кызыксынуы кими кебек. Тик китапханәләр китап саклагыч кына булып калмый, алар акыллы сүз, зирәк фикерләр чыганагы да. Китапханәләрдә аналогы булмаган китаплар бар, аларны бернинди интернеттан да табып булмый. Шул сәбәпле, китапханә һаман кешеләр өчен фән һәм мәдәният үзәге булып кала, биредә заманча чаралар, кичәләр оештырып та укучыларны җәлеп итә беләләр.
Һөнәри бәйрәмнәрендә китапханәчеләр китап сөючеләрдән күп тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International