Иминият кертемнәрен җыю буенча айлык бара

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсе суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсе белән берлектә 18 майдан 17 июньгә кадәр "Зур бурычлы шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын җыеп алу буенча айлык" үткәрә.
Республикада 57 мең шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча 1,9 миллиард сум бурычы бар. 
Айлык барышында зур базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә рейдлар уздырылачак, бурычлыларның җәйге ял вакытында РФ чикләреннән читкә чыгуы да вакытлыча чикләнәчәк. Бу юнәлештә "Юл приставы" аппаратлы-программа комплексыннан файдалану күздә тотыла.
Әлеге айлыкка нәтиҗә июнь ахырында ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International