Беренчел хәрби исәп алып бару буенча инструктор-методик җыен

2015 елның 29 мае, җомга
Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе базасында авыл җирлекләре вәкилләре белән беренчел хәрби исәп алып бару буенча инструктор-методик җыен уздырылды. Семинарда ТР Министрлар кабинеты икенче бүлеге начальнигы урынбасары Рәшит Ахунов, ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәре Валерий Абдуллин да катнаштылар. Җыен Яңа Чишмә, Аксубай, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә. Баулы, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре өчен оештырылды. Әлеге семинарда Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International