Чирмешән муниципаль район Советының алтмыш беренче утырышы булды

2015 елның 29 мае, җомга
Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш беренче утырышында 2014нче елда район бюджеты үтәлеше турында мәсьәләне карап, депутатлар тиешле карар да кабул иттеләр. 
-салымнар җыю һәм салым булмаган керемнәр буенча эш Түбән Кәминкә, Иске Котыш, Кармыш, Ульяновка, Яңа Элмәле, Ивашкино авыл җирлекләрендә яхшы оештырылды, - диде бу хакта төп докладчы – район финанс – бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Узган ел республика бюджетыннан 438 миллион 273 мең сум акча күчерелде. 
Казна акчасы, башка чыгыш ясаучылар да билгеләп үткәнчә, тиешле максатларга тотылган. Шул ук вакытта район бюджетына салымнарын вакытында түләмәүчеләр дә бар. Ел азагына бу сумма 3 миллион 461 мең сум булган.
Быел, үткән дүрт айда, район бюджетына тулаем 71 миллион 76 мең сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыелган (еллык планның 42 проценты), шуның 51 миллион 815 мең сумы – физик затлар кеременә салым. 
Депутатлар Советның бюджетка кагылышлы 2014нче елның 17 декабрендә кабул ителгән 267нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр дә керттеләр. Гади генә әйткәндә, 2015нче ел башына калган средстволарны район бюджетының чыгымнар өлешенә “куштылар“, аларны конкрет эшләргә юнәлдерү, сумма күләме турында килештеләр. Әлеге акчалар, мәсәлән, Чирмешәндә мунча, паталогоанатомия корпусы һәм ветеринария пункты ремонтына, инженерлык челтәрләрен ясауга, Ульяновкада ФАПның - инженерлык челтәрләре, Яңа Элмәледә плотина – буа, район “Кояшлы“ ял лагерын һәм башка биналарны ремонтлауга тотыла. 
Утырышта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында да карар кабул ителде, тагын берничә мәсьәлә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International