Евгений Юнусов - республика олимпиадасы җиңүчесе

2015 елның 29 мае, җомга
Евгений кебек укучыларны Сарманда узган  “Үз һөнәренең иң остасы - 2015” бәйгесендә сынадылар. Булачак техник-механикларның әүвәл теоретик күнекмәләрен тикшергәннәр. Аннан көпчәкле тракторларда алай да, болай да йөрттереп, аңа арба тактыртып, җир сукалаттырып караганнар. Шушы ярышларда 25 конкурсант арасында беренче бишлеккә узган  Казанка авылы егете Евгений Юнусовка республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы тапшырылган. Һәм Женя моннан тагын бер бик зур  бүләк алып кайтты - ул Казан дәүләр аграр университетының беренче курсына кабул ителү хакында сертификатка ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International