Чирмешәндә бочча буенча республика чемпионаты узды

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Аяк-куллары начар эшләүче инвалидларның республика чемпионатына Балтач, Актаныш, Арча районнарыннан, Яшел Үзән, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Казан шәһәрләре командалары килгән. Барлыгы 60 боччачы. Чирмешән районы өчен Ивашкино авылыннан Алексей Никонов, Түбән Кармалкадан Рамил Шәрипов чыгыш ясадылар.
 Бочча – туп белән төгәллеккә уйналучы спорт төре. Итальян теленнән “шарлар” дип тәрҗемә ителә. Уенда ике кеше ярыша, я ул командалар арасында узарга мөмкин. Һәр якка дүртешәр шар бирелә. Уенчылар үзләрендәге тупларны беренче шар - паллино янына булдырылган кадәр якынрак килерлек итеп ыргытырга тиеш. Туплары паллинога иң якын торучы җиңүче дип таныла. Бочча буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары уза.
Чирмешәндә  узган бочча чемпионатында Яшел үзән спортчылары - җиңүче. Казанлылар - икенче, Түбән Кама командасы өченче урында.
Ярыш мизгелләрен район газетасының nashcheremshan/ru сайтында урнаштырылган фотолардан карарга мөмкин.
 

 

Марат Гомәров. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International