Чирмешәндә Балаларны яклай көнендә зур бәйрәм узды. Балалар өчен концерт оештырылды, анда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Балалар төрле бәйгеләрдә, конкурсларда да бик теләп катнаштылар, һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.