Чирмешән сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәмдә катнаштылар

2015 елның 2 июне, сишәмбе
1 июньдә район үзәгендә Балаларны яклау көненә багышлап оештырылган бәйрәм концертында балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнаштылар. Ирина Гришанина, Алина Бакеева һәм Рәмзия Гайниева классында белем алучы биючеләр һәм җырчылар чыгышы бәләкәй кунакларга бик ошады. Сәнгать бүлеге укытучылары Руслан Әхтәмов һәм Фәйзелхак Вилданов оештырган асфальтка рәсем ясау бәйгесендә дә балалар бик теләп катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International