Чирмешәнлеләр“Түгәрәк уен”да җиңгәннәр

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Биектау  районында узган “Түгәрәк уен” татар халык җырлары фестивалендә район мәдәният йорты каршындагы татар халык ансамбле һәм Лашманнан Наҗия Талипова беренче дәрәҗә лауреатлар булып кайтканнар.
Әлеге фестивальдә район мәдәният хезмәткәрләренең “Мәдәният энҗеләре” җыелма  коллективы да катнашкан. Алар өченче урын яулаганнар.
“Умырзая” һәм “Мәдәният энҗеләре” “Халкыбыз гореф – гадәтләре” номинациясендә чыгыш ясаганнар, Наҗия апа мөнәҗәтләр башкарып, “Аерым башкаручылар” номинациясендә бүләкләнгән.
Гөлсирә Шәрифуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International