Чирмешәндә төзелеш бара

2015 елның 5 июне, җомга
"ПромГрадСтрой" ҖЧҖ подряд оешмасы Чирмешән авылында 80 урынлы балалар бакчасы бинасы төзи. Бинаның проект мәйданы - 1221,5 квадрат метр, төзелештә эшләр график буенча бара. Төзүчеләр икенче катның стеналарын күтәрү белән мәшгуль.
Ульяновка авылында 50 урынлы балалар бакчасы бинасы төзелә, ә "Строитель" ҖЧҖ Ивашкинодагы балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясый. 
Сосновкада 100 урынлы күпфункцияле үзәк сафка бастырыла. Ивашкино, Андреевка, Кара Чишмә һәм Кызыл Чишмәдәге ФАПларда капиталь ремонт бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International