Чирмешән районында мал азыгы әзерләү техникалары смотр-конкурсы узды

2015 елның 5 июне, җомга
Чирмешән районы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында мал азыгы әзерләү техникасының, мобиль азык ваклагычлар һәм мал азыгы саклау урыннарының әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Әлеге чарада ТР Авыл хуңалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Наил Хәмидуллин да катнашты. 
Комиссия "Үтәмеш", "ЧирмешәнАгро", "Сөлчә", "Күтәмә Агрофирмасы", "Чирмешән Агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә, "Камалов Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгында булды. 
Хуҗалыклар арасында иң күп баллны (128) "Чирмешән Агро" җәмгыяте җыйды. Икенче урында 105,0 балл белән "Үтәмеш" җәмгыяте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International