Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешән районында нефтьчеләр өйрәнүләр үткәрде
2015 елның 5 июне, җомга
Иске Котыш авылы ягында, Нурлат районы чигендәге бер объектта 2 мең кублы зур резервуардан шактый гына нефть агып чыккан. Аны туктату һәм тирә-якка җәелдермәс өчен күп хезмәтләрне аякка бастырырга туры килә. Бәла чыккан урынга Лениногорский шәһәреннән, Алексеевск районнарыннан ук коткаручылар килеп җиткән.
Иң аянычы, резервуар янәшәсендә бер эшче газдан “агуланган”. Әле ярый, нефтьчеләрнең үз коткаручылары бәлагә таручыны куркыныч урыннан алып чыгып, аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтеп өлгерделәр. Ир-атның сәламәтлеген Чирмешән табиблары тикшерәчәк. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм машинасы белгечләре аны район үзәк больницасына “алып китте”. Ә калганнарның бурычы - аварияне бетерү.
Шөкер, бу - ГРИЦ нефть компаниясе объектында чираттагы өйрәнүләр генә иде. Әмма коткаручылар мондый хәлләргә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Күнегүләрне менә шулай чынлыктагы сыман башкару зарур. Әнә тикшерүчеләр дә, җитәкчелек тә барысын да җиренә җиткереп эшләүне таләп итә.
-Без мондый өйрәнүләрне болай зурлап 2011 нче елда үткәргән идек. Янучан продукция белән эшлибез бит. Өйрәнгәннәр онытылмасын, - ди ГРИЦ компаниясенең баш инженеры Рөстәм Нуруллин. – Бәхеткә, бездә моңа охшаш бәла-каза булганы юк. Ә менә мин Себердә, Ноябрьский шәһәрендә эшләгәндә, чүт кенә фаҗигә чыкмады. Кышын менә шундый зур сыешлыктан газны чыгара торган клапан бозланып катып, басым резервуарның түбәсен каерып аткан иде. Шунда нефть агып, аңа ут капса...
Авария урыны хәрби өйрәнүләрдән бер дә ким түгел. Лениногорскийдан килгән газ коткаручылары зур тимер сыешлык тирәсен газ исенә тикшереп, үзенә күрә разведка ясап уздылар. Зыян күләме билгеләнгәч, бу урынга Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр күбекле сыеклык – пена сиптерде. Монысы ут чыккан очраккадыр инде. Противогаз кигән нефтьчеләрнең үз бригадаларына да бәланы бетерү өчен байтак тир түгәргә туры килде.
Нефть якка агып таралмасын өчен резервуар вал итеп әйләндереп алына. Сыекча шушы ясалма чокыр эчендәге вакытлыча тоткарланып калырга тиеш. Бүген аны техникалар ярдәмендә суыртып алдылар. Лениногорский коткаручылырның да нефть калдыкларын җыя торган махсус җайланмалары бар икән. Өйрәнүләрдә ул җиһазлар эшкә җигелеп кабызылды. Янәсе, “түгелгән” нефтьнең тамчысы да җирдә калмасын дигән булып, әлеге җиһазны байтак эшләттеләр. Күмәк көч куйгач авария чигенде. Нефтьчеләрнең авария-коткару берләшмәләре дә, “кунак” коткаручылар да үзләре тиешлесен бер дә кабаланмыйча, ипләп кенә хәрбиләрчә башкара. Күренеп тора, мондый өйрәнүләрдә егетләр шактый шомарган.
Марат Гомәров.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
28 апрельгә һава торышы
28 апрельгә һава торышы.
2026 елның 25 апрелендә Россия буенча Бөтенроссия өмәсе узды
2026 елның 25 апрелендә Россия буенча Бөтенроссия өмәсе узды.
Кулланучының товар өчен акчасыз түләү ысулы хокукы
Кулланучының товар өчен акчасыз түләү ысулы хокукы.
Ялганмы, юкмы?
Ялганмы, юкмы?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз