Чирмешән районында Сабан туйлары узды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Сабантуй кунакларын җыр-биюләр белән каршы алдылар. Татар, рус, чуваш, мордва кызлары-егетләре ипи-тоз, чәк-чәкләр белән сыйладылар. Шуннан соң мәйданда Сабантуйны ачу тантанасы булды.
Чирмешәнлеләрне һәм Сабантуй кунакларын Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин котлады. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен җиткерде. 
Тантаналы өлештән соң Сабантуй уеннары, кызыклы концерт, ат чабышы, көрәш, бәйгеләр һәм конкурслар оештырылды. Кыскасы, халык туйганчы күңел ачты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International