Район җитәкчесе тантаналы һәм күңелле итеп Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт белдерде, мәйданга бара торган территорияне ял паркы итеп төзекләндерү турында хәбәр итте.
Бүләкләү тантанасында күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Ульяновка мәктәбе директоры Николай Иванов һәм Лашман урта мәктәбе физкультура укытучысы Фаиз Биляловка район Башлыгының Мактау Грамоталары тапшырылды.