Чирмешәннең "Чишмәкәй" балалар бакчасы - грант иясе

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасында "Киләчәк" мәгариф үсеше стратегияләре кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1 миллион сум күләмендә грантлар бирелә. Әлеге грантларга балаларны ике - рус һәм татар телләрен иң яхшы өйрәтүче балалар бакчалары лаек була. 
2015 ел нәтиҗәләре буенча район үзәгендәге "Чишмәкәй" балалар бакчасы республикадагы 50 иң яхшы бакча исемлегенә кереп, 1 миллион сумлык грантка лаек булды.
"Чишмәкәй" балалар бакчасы коллективын әлеге уңышы белән тәбрикләп уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International