Район мәктәпләрендә көндезге лагерьлар эшли

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Көндезге лагерьларда - 577, хезмәт һәм ял лагерьларында 45 бала ял итә. Әлеге лагерьларны ачуга әзерлек вакытында балаларның ялын куркынычсыз, кызыклы һәм савыктыргыч итү максатында зур эшләр башкарылды. Ятим, авыр хәлдә калган гаиләләрдә һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның ялын кызыклы итеп уздыруга аеруча зур игътибар бирелә. Караучысыз калган яки район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы балалар да игътибар үзәгендә. Быел лагерьлар арасында иң яхшы тәрбия эше алып баруга конкурс игълан ителде. Мәктәп яны лагерьларында спорт уеннары, ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Төрле экскурсияләр оештыруга да игътибар зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International