Малларны ясалма орлыкландыру пунктлары эшли

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Районда әлеге программа 2015 елның январеннан бирле киң җәелдерелде. Хәзер малларны ясалма орлыкландыру пункты һәр авыл җирлегендә бар һәм алар һәркайсы эшли. Селекция - нәсел хезмәте начальнигы Расих Шәфыйков сүзләренә караганда,  халык әле бу эшкә зур ышаныч белдерми, ләкин хәл алга таба үзгәрәчәк. 
Агымдагы елның 5 аенда шәхси сектордагы 1600 сыерның 300е ясалма орлыкландырылган. "Камалов Р.А." крестьян-фермер хуҗалыгында бу эшкә зур игътибар бирелә, ясалма орлыкландыру "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә дә торгызылды.
Малларны ясалма орлыкландыруның уңай яклары бик күп, бу очракта ит-сөт токымлы эре бозаулар туачак, алар тизрәк үсә һәм төрле чирләргә азрак бирешә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International