"Прайм - Лига 2015"

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
Чирмешән пляжы янындагы футбол мәйданчыгында бу көнне кызу булды. Россия көнендә "Бердәм Россия"  сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары һәм аларның фикердәшләре футбол кырында дусларча матчта очраштылар.
Шулай итеп республикада праймериз тәмамлануны билгеләп үттеләр. Прайм-лига матчлары бер үк вакытта һәр районда уздырылды.
Район башлыгы урынбасары һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров фикердәшләрен бәйрәм һәм праймеризларның уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләделәр, уенчыларга уңышлар теләделәр.
Ярышларның баш хакиме Рафаэль Шәфигуллин һәм командаларның капитаннары - Вячеслав Мельников, Марат Әһлиуллин да уенчыларны сәламләделәр. 
Уен кызу барды, кискен моментлар да, кызыклы хәлләр дә булды футбол кырында. Нәтиҗәдә 8:1 исәбе белән выборщиклар командасы җиңүгә иреште. Җиңүче командага район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина "Бердәм Россия" партиясе региональ бүлегенең кубогын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International