Чирмешәндә ярминкә үтте

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Чирмешәндә узган ярминкәдә бер-берсен 360 сумга каз бәпкәләре, 230 сумга – бройлер чебешләр, килосы 10 сумга бодай да саттылар.
Үрдәк бәпкәләре, кызыл һәм чуар тавык чебешләре, бозаулар, дуңгыз балалары, кош-кортка витаминнар, катнашазык, көрпә дә бар иде. Эшкуарлар сезонлы аяк һәм өс киемнәре, савыт-саба, гөлләр һәм чәчәкләр дә алып килгәннәр. Кондитер ризыклары да сайлап алырлык.
Әле бакчаларыбызда өлгермәгән, ә монда тәкъдим итүче помидорның килограммына 80-120 сум сорадылар. Башка яшелчәләр дә түтәлләрдән, агачыннан өзеп кенә алган.
Акчаң гына җитсен, ярминкәдә товар гел күп.
-Хәзер инде мондый базарга күнектек, элек кенә хәтта прәннеккә дә чират иде, - ди Әсхәт абый Шакиров.
 

 

Кадыйр Гомәров.

http://www.nashcheremshan.ru/


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International