"Хәтер шәме" акциясе үткәрелде

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
22 июньдә Иске Элмәле авыл мәдәният йорты, мәктәбе һәм китапханәсе авылдагы һәйкәл янында  "Хәтер шәме" акциясе үткәрделәр. Бу көн - Хәтер көне, Бөек Ватан сугышы корбаннарын һәм сугыш ветераннарын искә алу көне. Без, яшь буыннар, илебезнең патриотлары Бөек Ватан сугышы турында онытмаска, Ватан азатлыгы өчен гомерләрен кызганмаган бабаларыбызны данларга тиешбез. Бу көнне авылдашлар һәйкәл түренә чәчәкләр салдылар, сугыш корбаннары истәлегенә шәмнәр кабыздылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International