Чирмешәннең "Каенкай" балалар бакчасында Сабан туе узды

2015 елның 23 июне, сишәмбе
“Каенкай” балалар бакчасында (Чирмешән) быел сабантуйны яңа мәйданда уздырдылар.
Яңа урын булса да, балалар һәр ярышта бик теләп  катнаштылар, егылдылар – тордылар,  финишка ашыктылар. Кашыкка йомырка  куеп, капчык киеп тә йөгерделәр, сулы чиләк тотып узыштылар, аркан да тартыштылар. Һәр уенда катнашу өчен чират булды. 
Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Дөрес, батырны билгеләмәсәләр дә, һәрберсе җиңүгә омтылды. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага бүләк эләкте.
Гөлсирә Шәрифуллина.
http://www.nashcheremshan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International