Җәйнең бер көне ел туйдыра

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында зур бурыч - печән, силос һәм сенаж әзерләү бурычы тора. Бүгенге көндә районда 3849 тонна печән (планның 28 проценты), 2400 тонна сенаж (7 процент) әзерләнгән. Темпларны тиз арада көчәйтергә кирәк. Азык әзерләү техникасы белән дә хәлләр мактанырлык түгел. Район буенча азык әзерләү өчен 10 комбайн, 30 чапкыч, 30 пресслау җайланмасы, 26 төягеч, 75 бөртек җыю комбайны бар. техника паркын яңарту сорала, бигрәк тә фермерларда иске техника күп. 
Мал азыгы әзерләүдә "Камалова Р.И." КФХ, "Сөлчә" ҖЧҖ, "Үтәмеш" ҖЧҖ, "Камалов Р.Ә." КФХ, "Чирмешән Агрохезмәтләре" ҖЧҖ алда баралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International