"Сөлчә"дә печән күп

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Сенаж базлары “Камалов Р.Ә.“ җәмгыятендә тизрәк тула. 1110 тонна запас бар да, 535 тонна печән дә хәстәрләнгән. Печән запаслары “Чирмешән АГРО“да (515 тонна), “Үтәмеш“тә (450), “Күтәмә АГРО фирмасы“нда (305) күбрәк. “Шәйхетдинов Р.Ш.“ (Лашман) план күләмендә, ягъни 800 тонна сенаж салды, байтак печән дә җыйган.
Кызганыч, район буенча алганда азык запаслары күп түгел әле, бер баш терлеккә уртача 6 центнер азык берәмлеге чамасы гана. Күпьеллык үләннәрнең тагын өчтән берен чабасы калды. Аеруча “Чирмешәнагрохезмәтләре“ндә эш бармый, печән дә, сенаж да хәстәрләнми диярлек. Алдагы кышны ничек чыгарлар?!
Ниһаять, күмәк көч белән, витаминлы яфраказык әзерли башлыйбыз. Бу эшкә район үзәгендәге, авыллардагы оешмалар да җәлеп ителә.
Кадыйр Гомәров.
http://www.nashcheremshan.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International