Чирмешән районында Ифтар мәҗлесләре үткәрелә

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Район имамнары җыенында Рамадан аенда һәр авыл мәчетендә Ифтар мәҗлесләре үткәрү турында килешенде. Әлеге акция "Рамазан ае нуры" дип исемләнде. Бүгенге көндә мәҗлесләр Чумачка, Лашман, Әмир, Иске Кади, Бәркәтә һәм Чирмешәндә үткәрелде. 
Быел Чирмешән мәчетенә тәравих намазында Коръән уку өчен Төркиядән Әхмәд Чаир килде. Аңа 55 яшь һәм ул озак еллар дини эшчәнлек белән шөгыльләнә. Ул Чирмешәнне бик ошатты, кешеләре ачык күңелле, авыл үзе бик төзек дип белдерде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International