Район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы планерканы Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды.
Биредә Яңа Элмәле мәдәният йорты директоры Александра Ильдирякова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте һәм умартачылык буенча дәүләт инспекторы Расих Шәфыйковны Чирмешән муниципаль районы Башлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләделәр.