Чирмешәндә патологоанатомия бүлеге ачылды

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов һәм башкалар паталогоанатомия бүлеге бинасы ачылу уңаеннан теләкләрен җиткерделәр. Сүз дә юк, бирегә сирәгрәк керергә язсын, кешеләр сау, озак яшәсен дә бит, әмма үлем-китем дә бар шул. Үз моргыбызда яшь врач – Илья Анисимов эшләячәк. Ул махсус укудан кайтып җитәргә тиеш. Тагын бер врач – мед.эксперт Владимир Зайцев, пенсиядә булса да, эшен дәвам итә, ул да биредә гел кирәк белгеч. Сүз уңаеннан, аңа бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Мактау грамотасы тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International