Чирмешәндә ифтар мәҗлесе узды

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә дә ифтар ашлары еш уза. 4 июльдә, шимбә көнне, әбиләрне һәм бабайларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин исеменнән сыйладылар.
-Динебезне куәтләү өчен бу бик матур, мактаулы гамәл, - ди мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов. - Район җитәкчелеге ярдәме белән мондый мәҗлесне инде дүртенче тапкыр уздырабыз, аларга Аллаһының рәхмәте яусын. Аш-су әзерләүчеләргә дә рәхмәтебез олы.
Ифтарга җыелган өлкәннәр белән бергә, яшь егетләр һәм кызлар, башка авыллар имамнары, кайбер оешмалар җитәкчеләре дә вәгазь тыңладылар, намаз укыдылар. Бу кичтә Коръән сүзләре дә күпләрнең җанын пакъләде, Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз иреште. 
Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә Төркиядән үк килгән коръән-хафиз Әхмәт Чаирның Коръән укуы – ямь өстенә ямь. 
-Татарстанга беренче генә килүем, илегез бик гүзәл, - ди 55 яшьлек дин галиме.
Әхмәт Чаир Лашман, Иске Кади, Бәркәтә мәчетләрендә дә булырга җай тапкан. Коръән укыган. Ул Чирмешән мәчетендә үк яши икән. Биредә аңа, башка мөселман кардәшләргә дә юыну, пакълану, ял итү өчен бөтен шартлар бар. 
Чирмешәнгә шимбә көнне булган ифтарга төбәк казые ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин да килеп, бик эчтәлекле вәгазь укыды. Гомумән, мәчеткә килгән кеше моннан рухи яктан ныгып, сабырланып, Аллаһының барлыгына инанып, шөкрана кылып, иманы артып кайта.
Кадыйр ГОМӘРОВ,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International