Чирмешән лицее укучысы Рәйханә Мәслахетдинова “Алтын каләм” фестивалендә катнашты

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
-Фестивальне ачу тантанасында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика  Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова катнашты,- ди Рәйханә. - Ул безгә: “Журналистика – 95 процент тырыш хезмәт һәм нибары 5 процент кына талант”, диде. Чыннан да шулай булып чыкты, бер минут буш вакытыбыз булмады. Фестиваль кысаларында пресс – конференцияләр, мастер – класслар, төрледән – төрле бәйгеләр үткәрделәр. Танылган шәхесләр, журналистлар белән таныштык. Бер атна эчендә күп нәрсәгә өйрәндем. Минемчә, “Алтын каләм”гә журналистика серләрен ачарга, тәҗрибә тупларга гына түгел, ә яңа дуслар табу өчен дә киләләр. Шулай да нәкъ фестивальдә: “Син журналист булырга әзерме?”, - дигән сорауга җавап таба аласың. Әйе, мин журналист булырга телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International