Алар арасында “Чирмешән АГРО” механизаторы, “кыр батыры” Александр Беззубов, Иске Сережкино кибете мөдире Надежда Ермишова, электр челтәрләрләре инженеры Алексей Митрюхин, район мәгариф бүлеге методисты Наталья Малешина, район элемтә челтәре инженеры Павел Фомин, коммуналь хуҗалык хезмәткәре Бәхет Закиров, үзәк больница шәфкать туташы Ризеда Галиева, 135нче янгын частенең караул начальнигы Вячеслав Осипов һәм Алексей Миронов, “Чирмешән” муниципальара бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы Дмитрий Ефимов, Росгострах агентлыгы менеджеры Ольга Дуглава, район мәдәният йорты хезмәткәрләре Мария Рыбкина һәм Альмир Жораев та бар.
Бу көнне никахларын теркәп, туй табыныннан бәйрәмгә килгән Рафаэль һәм Надежда Әхмәтҗановларның да яңа барлыкка килгән гаиләләрен тәбрикләделәр, истәлек бүләге тапшырдылар. Яшьләргә ярты гасыр бергә гомер иткән Селезневлар да дә үз теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм тантанасы район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды, соңыннан дискотека белән дәвам итте.