Чирмешәндә Яшьләр көне үтте

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Чирмешән стадионында узган бу бәйрәмдә район мәгариф бүлеге һәм "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" хезмәткәрләре балалар мәйданчыгы оештырдылар. Биредә балалар кроссвордлар, ребуслар чиштеләр, табышмакларга һәм логик мәсьәләләргә җаваплар эзләделәр. Дөрес җавап табучыларга бүләкләр тапшырылды. Уеннарда һәм конкурсларда катнашучылар да бүләксез калмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International