Китап - белем чыганагы

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Җир йөзендә тәүге китап барлыкка килгәннән бирле, кешеләр даими китаплар укыганнар. Хәзер дә китапсыз тормышны күзаллап та булмый. 
Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре китаплар алып киләләр, китапның әһәмияте турында лекцияләр укыйлар. Биредә яшәүчеләр китапханәчеләрне көтеп алалар, алар сөйләгән кызыклы әсәрләр белән танышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International