8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Әлеге бәйрәмнең символы - ромашка чәчәге.  Икенче төрле аны гаиләдә тугрылык, бердәмлек, бәхет идеаллары булып саналган изге Петр һәм Феврония Муромскийлар көне дип тә атыйлар.
Әлеге бәйрәм ХIII гасырда яшәгән муром кенәзе Петр һәм аның хатыны Феврония хөрмәтенә барлыкка килгән. Кенәз Петр каты чирли, төшендә ул үзен Феврония исемле кыз терелткәнен күрә. Ул кызны эзләтә, тапкач, мине терелтсәң сиңа өйләнәм дип сүз бирә. Ләкин кыз аны дәвалагач, сүзендә тормый. Шуннан соң кенәз кабат авырый, Үзен икенче тапкыр терелткән Феврониягә өйләнә. Ләкин кенәзләр аның гади кызга өйләнүен кичермиләр, шуннан соң яшь гаилә тәхеттән баш тарта. Христиан динендәгеләр әлеге парны гаилә иминлеген саклаучылар дип саныйлар. Риваятьләр буенча алар бер көнне 1228 елның 25 июнендә (яңача 8 июль) вафат булганнар. Аларның төрле җиргә куелган гәүдәләре могҗиза белән бер табутта булып чыга. Шуннан соң аларны изгегә саный башлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International