"Гаиләдә - бердәмлек" гаилә кичәсе узды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Иске Элмәле мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Гаиләдә - бердәмлек" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Чынлап та, гаилә ул - туган өй, ул бәләкәй генә бер дөнья. Һәр кешенең тормышында яраткан эше, якын дуслары һәм тату гаиләсе булырга тиеш. Иске Элмәленең үрнәк гаиләләре дә бердәм булып әдәби конкурста катнаштылар, гаилә викторинасында һәм кулинария бәйгесендә көч сынаштылар. "Балалар сөйли" дигән конкурс тамашачыларга бигрәк тә ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International