-Без укырга яратабыз. Газеталарны күп алдырсак та, беренче чиратта район газетасын укып чыгам, - ди Ралия Вәсыйк кызы.- Барлык хәбәрләрне дә шуннан белеп торабыз.
Нина Павловна да гел беренчеләрдән булып матбугатка заказ бирә итә. Ул да 6 – 7 газета - журнал алдыра, “Наш Черемшан” газетасына да язылмыйча калганы юк.
Район газетасы баш мөхәррире Кадыйр Гомәров редакция кунакларына: почта хезмәткәрләренә һәм газета укучыларына, бүләкләр тапшырып, рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде.
“Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”га киләсе елның беренче алты аенда алдыру өчен яздыру башланды да. Яздыру бәясе үзгәрмәде.