Иске Элмәледә Ботка бәйрәме үтте

2015 елның 14 июле, сишәмбе
Иске Элмәле мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен кызыклы чара уздырдылар. Үзешчән артистлар элеккегечә ботка пешереп, кунак каршылау традициясен сәхнәләштергәннәр. Тамашадан соң барлык тамашачыларны да фойеда әзерләнгән өстәлләр артына чакырдылар. Биредә алар дистәдән артык төрдәге боткалар белән сыйландылар. Шул ук вакытта "Ивушка" ансамбле, яшьләр төркеме һәм Мәскәүдән кайткан кунаклар тамашачыларга концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Барлык кунаклар да биюләргә бик теләп кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International