Атналык планеркада

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Планерка районның санитар-экологик хәле турында видеоролик караудан башланды. Бу турыда район Советының гомуми бүлеге җитәкчесе Айрат Сабиров чыгыш ясады.
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, үзсалым җыю буенча мәгълүматлар тыңладылар. 
Агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова чыгыш ясады. 
Шәхси сектордан сөт җыю һәм яфраказык әзерләү буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин хисап тотты.
Район үзәгенең генераль планы буенча фикер алышуда "Квадр" ҖЧҖ генераль директоры Муса Вилданов та катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International