-Әнине кыш чыгарга шәһәргә чакырдык, сагынуына түзә алмады. Инде алты елдыр, үзем монда яшим,- ди бүген 90 яшьлек юбилеен үткәрүче Ульяна Илюхинаның бердәнбер улы Виктор. - Хатыным Валентина да Иске Сережкинога еш кайтып йөри.
-Әни сөйләшергә, аралашырга ярата, - ди килене.
Валентина Алексеевнаны бу авылга 1972нче елда эшкә билгеләгәннәр. Нурлат кызы ул. Виктор аны шунда ук яр иткән. Кырык елдан артык тату, аңлашып яшиләр. Биш бала үстергәннәр, инде сигезенче онык көтәләр.