Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешәндә Рамазан бәйрәме үтте
2015 елның 21 июле, сишәмбе
Ураза гаетеннән соң, Чирмешән стадионында уздырылган мөселман Сабан туенда Лашман егете Зөлфәт Зиннуров абсолют батыр булып калды, аңа сарык бирделәр.
Мондый Сабан туй районда инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Башка еллардагы кебек үк быел да ул Коръән аятьләре, дога һәм үгет – нәсыйхәтләр уку белән башланды. Казаннан килгән хөрмәтле кунак - Рөстәм Хәйруллинның вәгазен дә бәйрәмдә катнашучылар игътибар белән тыңладылар.
Милли бәйрәмебезнең барлык уеннарын үз эченә алган Сабантуйга райондашлар гына түгел, күрше районнардан, шәһәрләрдән дә кунаклар күп килгән. Аларны пылау, коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Полиция бүлегенең кыр кухнясында да тәмле карабодай һәм борай боткалары пешергәннәр. Шашлык авыз итәргә теләүчеләргә дә андый мөмкинлек булдырылган иде.
Гадәти Сабантуйлардан аермалы буларак, монда милли уеннар ике мәйданчыкта үтте. Берсендә ир – егетләр көч сынашса, икенчесендә – гүзәл затлар. Әмма иң кызыгы, мөгаен, балаларга булгандыр. Алар бөтен җирдә өлгерергә тырыштылар. Чүлмәк вату, капчык киеп, йомыркалы кашык кабып йөгерү, аркан тартышу, йөгерү кебек ярышларда бик күп бала катнашты һәм аларның һәрберсенә бүләкләр бирелде.
Ә инде олыраклар үзләрен җитдиерәк бәйгеләрдә сынадылар. Әйтик, гер күтәрүдә үз үлчәү категорияләрендә Түбән Кәминкәдән Тәлгать Закиров (70 килограммга кадәр), Керкәледән Салават Әхмәтвәлиев (80 килограммга кадәр) һәм Түбән Кәминкәдән Айваз Сәлманов (80 килограммнан югары) беренче булдылар. Кул көрәштерүдә дә Тәлгать Закировка, Салават Әхмәтвәлиевка һәм Түбән Кәминкә егете Разиф Гыйрфановка тиңнәр булмады. Һәрберсе үз үлчәү категориясендә җиңүче.
Көрәшчеләр арасында да чит кеше юк иде. Келәмгә чыгучыларга карата бер шарт та куелган: дин юлына баскан, мәчеткә тәравих намазына йөргән егетләр генә көрәшкә кертелде. Түбән Кама егете Азат Фәсхетдинов (әтисе Кара Чишмәдән) узган елны мөселман сабантуеннан тәкә алып киткән булган. Быел да ул 70 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында көрәштә беренче. Лашман егете Зөлфәт Зиннуров (80 килолылар арасында) һәм Разиф Гыйрфанов та (80 килодан авырраклар арасында) җиңүчеләр.
Хатын – кызлар су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек уеннарда катнаштылар. Иң оста Коръән укучыны да билгеләделәр.
Быел мөселман Сабан туенда атлар узышы да булды. Дүрт ат узышын карарга байтак тамашачы җыелды. Финишка Аксубай егете Нәфис Мингатин йөгәнләгән ат беренче килде. Чирмешәннән Геннадий Герасимов аты -икенче, Шәүкәт Тәхаутдиновныкы өченче урыннарда.
- Чирмешәндә узучы мөселман Сабан туена ел да кайтам, - ди Түбән Камада яшәүче Нурхаммәт абый Фәсхетдинов. - Сагынып кайтам. Миңа монда бик ошый. Шундый матур, тыныч уза ул. Бу традицияне киләчәктә дә дәвам итсеннәр иде.
Район мөхтәсибә Минсәгыйрь хәзрәт Миншин да бәйрәмнән бик канәгать калган.
-Имамнарыбыз, мәчеткә йөрүче дин кардәшләребез барын да үзләре оештырдылар, рәхмәт, Ходай исәнлекләрен бирсен, - ди ул. – Көне дә аяз булды.
Гөлсирә Шәрифуллина.
http://www.nashcheremshan.ru/
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
27 апрельгә һава торышы
27 апрельгә һава торышы.
26
апрель, 2026 ел
27 апрельгә шторм кисәтүе
27 апрельгә шторм кисәтүе.
25
апрель, 2026 ел
26 апрельгә һава торышы
26 апрельгә һава торышы.
24
апрель, 2026 ел
25 апрельгә һава торышы
25 апрельгә һава торышы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз